Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә исраф киемнәргә урын табылды [+ФОТОЛАР]

Үзәк мәчет эчендә инде бер елга якын халыктан киемнәр кабул итү бүлмәсе эшли. Әлмәт шәһәре һәм районы мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов тәкъдиме белән оештырылган бу акция дә тиз арада киң җәмәгатьчелектә таралыш ала һәм хәзер әлеге бүлмәдән кеше өзелми диярлек.

«Бездә һәр әйбер бушка». Үзәк мәчетнең беренче катындагы бу бүлмәгә кергәндә иң элек әнә шул сүзләргә күз төшә. «Аллаһы Тәгалә бу дөньяда барча кешеләргә мәрхәмәтле, ягъни мөэминнәргә, көферләргә дә нигъмәтләрен бирә, әмма ахирәттә мөэмин бәндәләргә генә бирәчәк», дигән хәдис тә язылып куелган анда. Бирегә килеп кергәч, исраф төшенчәсен дә тулы куәттә аңлый башлыйсың. Бүген кием-салымнан да күбрәк әйбер юктыр! Күпләребез киелмәгән әйберләрне шкафларда яткыра. Менә шул проблеманы хәзер биредә җиңел хәл итеп була. Иренмичә барысын да җыеп, алып килергә генә кирәк. Иң төп таләп – кием-салымның чиста булуы.

– Кешенең өзелгәне юк моннан. Кемдер китерә, кемдер алып китә. Әле бер көнне генә авылдан бер хатын килеп шактый әйбер сайлады. Аның сөенгәнен белсәгез? Дүрт баласын да киендерергә җае юк икән, – дип сөйләде мәчеттә каравыл торучы Зәки бабай Гыйрфанов.

Әлеге проект кысаларында узган елны картлар йортларына да шактый әйберләр җыеп тапшырган алар. Җәлилдәге картлар йортына барып, иң элек өлкәннәрнең нәрсәләргә мохтаҗ булуларын белешкәннәр. Аннан кием-салымнар арасыннан иң яхшыларын сайлап, өлкәннәрне куандырганнар.

Биредә нинди генә кием-салым юк? Аяк-киемнәре дә, балалар ыштаннары да, кышкы курткалар да бар. Аеруча балалар киемнәренә сорау күп икән.

Әлеге изгелектә һәркем катнаша ала: Үзәк мәчет һәр көнне 8 дән алып кичке 6 сәгатькә кадәр ачык. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса