Әлмәттә "Җирне саклагыз!" экология бәйрәме узды
"Эколидер" бәйгесе кысаларында 20 нче мәктәп базасында башлангыч сыйныф укучылары катнашында "Җирне саклагыз!" дип исемләнгән чара узды.
Маша һәм Витяның Экология иле буйлап сәяхәте формасында оештырылган бәйрәмдә әкият геройлары урманнарны, гомумән, табигатьне саклау, кеше салган зыян турында сөйләштеләр. Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен хәтерләренә төшерделәр, яраксыз чималдан теккән костюмнар парады, төрле эшләнмәләр күргәзмәсе дә оештырылган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа