Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә инвалид балалар фестивале оештырылды (+ФОТОЛАР)

Талант киң кырлы, диләр. Бу чыннан да шулайдыр, кемдер матур итеп чигә, бәйли, ясый, икенчеләр иҗат белән шөгыльләнә, күңел кылларын тибрәтерлек итеп җырлый, бии һәм башка юнәлештә осталар. Кешенең физик мөмкинлекләре чикләнсә дә, сәләткә чикләр юк. "СМП-Нефтегаз" ААҖ һәм аның каршында төзелгән "Яз" Татарстан төбәк иҗтимагый хәйрия оешмасы оештырган "Җилкәнле...

Талант киң кырлы, диләр. Бу чыннан да шулайдыр, кемдер матур итеп чигә, бәйли, ясый, икенчеләр иҗат белән шөгыльләнә, күңел кылларын тибрәтерлек итеп җырлый, бии һәм башка юнәлештә осталар. Кешенең физик мөмкинлекләре чикләнсә дә, сәләткә чикләр юк. "СМП-Нефтегаз" ААҖ һәм аның каршында төзелгән "Яз" Татарстан төбәк иҗтимагый хәйрия оешмасы оештырган "Җилкәнле өмет-2015" фестивале моны тагын бер кат раслады.

Фестиваль гадәти түгел. Моңа кадәр төбәктә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар иҗатының фестивале үткәрелгәне юк иде әле. СМП-Нефтегаз" компаниясе һәм "Яз" фонды беренчеләрдән булып шушындый зур, изге һәм кирәкле эшкә алынган. Төбәк дәрәҗәсендәге әлеге иҗат бәйгесе оештырылу турындагы хәбәрне Әлмәт, Тукай, Зәй районы балалары һәм аларның әти-әниләре, укытучылары шатланып кабул иткән. Бу аңлашыла да, һәрбер балада - сәламәтме ул яки инвалидмы - нинди дә булса талант яшеренгән, фантазия яши. Зурлар моны вакытында күреп алып, балага ярдәм итәргә, аның сәләтен үстерергә тиеш. Физик мөмкинлекләре чикле булганнар өчен бу аеруча мөһим.

- Без аларны яшьтәшләренә якынайтырга, теге яки бу авыруларына да карамастан, нәкъ шундый ук балалар, талантлылар булуын күрсәтергә тырыштык. Фестиваль 300 ләп балага канат куйды. Алардан да, әти-әниләрдән дә бик күп рәхмәт сүзләре ишеттек, - диде "Яз" фонды рәисе урынбасары Светлана Симонова.

Балалар башта муниципаль район дәрәҗәсендә көч сынашты. Сайлап алу этабын узып, финалга үтүче 90 бала һәм аларны озатучы 50 кеше 12 майда Әлмәткә - "Җилкәнле өмет - 2015" физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар иҗатының I төбәк фестиваленә җыелды. "Декоратив-гамәли иҗат", "Сәнгать иҗаты", үз эченә вокал, хореография, нәфис сүз, музыка уен коралларында уйнауны алган "Башкару осталыгы" - балалар әнә шундый номинацияләр буенча ярышты. Арада берничә номинациядә катнашучылар һәм һәрберсендә финалга узучылар да булды.

19 майда "Иске Әлмәт" Мәдәният йорты балаларның шатлыклы авазларыннан янәдән яңгырап торды. Бу юлы "Җилкәнле өмет" фестивале җиңүчеләре гала-концертта чыгыш ясарга килде.

Кунакларны фоейда оештырылган рәсемнәр һәм кул эшләре күргәзмәсе каршы алды. Эшләнмәләрнең һәммәсе кызыклы һәм искитмәле. Сер түгел, сәламәтлекләрендә тайпылыш булмаганнар арасында мондый әйберләрне ясый алмаучылар шактый. Рәсемнәр һәм кул эшләнмәләре арасында сугыш темасына багышланганнарының да байтаклыгы игътибарны җәлеп итте. Фестиваль Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Алга китеп шуны да искәртәсе килә, концерт номерлары арасында да дәһшәтле еллар чагылдырылган номерлар байтак иде.

Гала-концерт бүләкләргә бай булды. Һәр номинация буенча җиңүчеләр һәм призлы урын яулаучылар сәхнәгә чакырылды. Аларга I, II, III дәрәҗәдәге дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырылды.

Проект уңышлы тормышка ашырылды - моны һәркем билгеләп үтте. Жюри рәисе, Әлмәт музыка көллияте директоры Гүзәл Еремеева, жюри әгъзалары - "Татнефть" ААҖ "Рухият" рухи яңарыш фонды башкарма директоры Флюра Шәйхетдинова, рәссам Вера Бушурова, быел республика буенча елның үрнәк хатын-кызы булып танылган Лилия Заһретдинова һәм башкалар фестивальне оештыручыларга рәхмәтен җиткерде, балаларны актив тормыш белән яшәргә, иҗат итүләрен дәвам итәргә чакырды. "Яз" хәйрия оешмасы советы рәисе Азат Фәрхетдинов билгеләп үткәнчә, "СМП-Нефтегаз" җәмгыяте киләчәктә дә балалар үсешенә теләктәшлек күрсәтүен дәвам итәчәк.

Концерт һәркемнең күңеленә хуш килде. Чыгыш ясаучы балалар каушамады, әйтерсең лә, алар туганнан бирле сәхнәдә. Ә бит аларның күпчелегенең зур сәхнәгә чыгып тамашачылар алдында беренче имтихан тотуы фестивальдә генә булды. Якыннарының, хәйриячеләрнең теләктәшлеге инвалид балаларга көч бирде, иңнәренә җилкән куйды. Фестивальнең исеме дә юкка гына "Җилкәнле өмет" түгел бит. Әлеге "җилкән" физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга киләчәктә дә тормыш дәрьясыннан әнә шундый уңышлар, шатлыклар белән барырга, үзләрен күңелләре белән сау-сәлмәт итеп хис итәргә һәм җәмгыятьтә кайнап яшәргә ярдәм итсен.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Октябрина Әюпова, Тукай районының мәдәният һәм ял үзәге директоры:

- Балалар фестивальдә катнашып кына калмады, ул алар өчен зур бәйрәм дә булды. "Яз" фонды аларга Әлмәт паркына сәяхәт тә оештырды. Рәхәтләнеп аттракционнарда атындылар, зоопаркка хозурландылар, күпме яңа дус таптылар. Безнең авыл балалары мондый бәйрәмнәрне еш күрми, шуңа күрә аларның тәэсирләре искиткеч күп. Мондый фестивальләр бик кирәк. Алар инвалид балаларның мөмкинлекләрен арттыра, үзләрендә ышаныч тудыра, тормышта үз-үзләрен табарга ярдәм итә, таза-сау кешеләргә сәламәтлекләрен бәяләргә өйрәтә.

Ксения Красильникова, VI төрдәге мәктәп-интернат укучысы:

- Мин фестивальдә рәсем бәйгесендә катнаштым. Бабамның сугыш хатирәләрен искә төшерүен ясадым. Рәсемем II дәрәҗәдәге диплом һәм акчалата бүләк белән бәяләнде. Фестиваль безгә зур бәйрәм бүләк итте. Мондый балаларга да игътибар бирүләре сөендерде.

Андрей Ерохин, 12 яшь:

- Фестивальдә катнашканнан соң шундый нәтиҗә ясадым - иренмәскә, тырышырга кирәк. Жюри рәсемемне һәм кул эшләнмәмне дә ошаткан, мин ике диплом белән бүләкләндем. Бу минем беренче тәҗрибәм. Хәзер барлык бәйгеләрдә катнашачакмын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса