Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә җинаятьләр кими

Узган елгы нәтиҗәләр буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге беренче категориядәге 9 шәһәр һәм районның хокук саклау органнары арасында икенче урынны яулаган.

Елның һәр көнендә, тәүлекнең һәр сәгатендә хокук сагында торучыларның хезмәтен бәяләүче күрсәткечләрнең иң-иңе - җинаятьләр санының кимүе - җирлектә профилактик чараларның даими һәм вакытында уздырылуына, шәһәр һәм районда оператив хәл-торышның ныклы контрольдә булуына ишарә ясый. Әлмәт полицейскийлары узган ел үз бурычларын үтәүгә ирешкән дип әйтергә тулы җирлек бар: 2011 ел белән чагыштырганда 2012 дә теркәлгән җинаятьләр санының кимүе күзәтелгән. Төгәлрәк әйткәндә, узган ел ул 1810 ны тәшкил иткән, 2011 елда 2122 булган.

Бүлектәге һәр службаның максатчан хезмәте нәтиҗәсендә наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы алып барылган эшчәнлек югары дәрәҗәдә башкарылган. Барлыгы 219 җинаять ачыкланган, шуларның 11 е наркопритоннар тоту, калганнары наркотиклар әзерләү, саклау, сату белән бәйле. Бер ел эчендә полиция вәкилләре тарафыннан 3,5 кг наркотик тартып алынган.

Бик күп бәхетсезлек очраклары спиртлы эчемлекләр кулланган кешеләр тарафыннан башкарыла. Сүз уңаеннан, Әлмәт алкоголь куллану буенча республикада өченче урынны били. Аеруча яшь-җилкенчәкнең бу агымга кушылуы кызганыч. Җәмәгать урыннарында исерек хәлдә эләккән 10014 кешенең, мәгълүм ки, күп өлешен әнә алар алып тора. Шунысы күңелне җылыта, административ хокук бозуларны ачыклау исерткеч эчемлекләр тәэсирендә кылынган җинаятьләр санының 16 % ка кимүенә китергән. Элек хөкем ителгәннәр тарафыннан кылынган хокук бозулар да 400 дән 365 кә кимегән. Тагын бер күрсәткеч: җәмәгать урыннарында кылынган җинаятьләрне ачыклау республиканыкыннан да югары. Бездә ул 58,7 % тәшкил итә, ТР буенча - 33,2 %.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250