Әлмәт таңнары

Әлмәттә җинаятьчел төркем хөкем ителде. Өч ир-ат, ике хатын-кыз

Әлмәт шәһәр прокуратурасы җинаятьчел төркемгә карата кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Төркем составында 38 яшьлек Илдус Төхвәтов, 28 яшьлек Евгений Рогожников, 32 яшьлек Ирек Төхвәтов, 23 яшьлек Айгөл Әхмәдуллина, 22 яшьлек Карина Саримова. Алар алдан килешенеп, уен җиһазлары кулланып, азартлы уеннар оештыруда гаепләнәләр.

Суд ачыклаганча, агымдагы елның маеннан июленә кадәр Рогожников белән Илдус Төхвәтов Чернышевский урамында арендага алган бер бинада, аннары Бигәш урамында икенче бинада 6 персональ компьютер кулланып азартлы уеннар оештыралар. Алга таба җинаятьчел эшчәнлеккә Ирек Төхвәтов, Саримова һәм Әхмәдуллина да җәлеп ителә.

Клиентларга азартлы уеннар тәкъдим ителә, минималь взнос 500 сум итеп куела. Җинаятьчел эшчәнлек нык яшерелә.

Реклама

Суд аларга түбәндәгечә җәза бирде: Илдус Төхвәтовка 2 ел колония-поселение, Айгөл Әхмәдуллинага рецидивны исәпкә алып 2 елга гомуми режимдагы төзәтү колониясе, Евгений Рогожниковка, Ирек Төхвәтовка, Карина Саримовага - 3 ел сынау шарты белән 2 елга шартлы рәвештә иректән мәхрүм итү. Барысына да өстәмә җәза - дәүләт файдасына 100 әр мең сум күләмендә штраф.

Хөкем карары әле законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: