Әлмәт таңнары

Әлмәттә ике үсмер кыз бер кызга ташланган

18 яшьлек кыз кичке сәгать алтылар тирәсендә урамнан барганда аның янына таныш булмаган ике үсмер килә һәм кулындагы сумкасын тарта башлыйлар.

Кыз каршы килә, ярдәмгә кычкыра башлый. Үсмерләрнең берсе арттан аның муеныннан тотып, авызын капларга тырыша. Икенчесе зыян күрүченең кулын тешли һәм сумкасын тартып ала. Алар ишегалдына кереп югалалар. Дежур частена мөрәҗәгать иткән кыз сумкасында кәрәзле телефон һәм акча булуын әйтә. Зыян 3 мең сум тирәсе була. Полиция хезмәткәрләре әлеге үсмерләрне ачыклый. Алар 15 һәм 17 яшьлек Әлмәттә яшәүче балигъ булмаган кызлар булып чыга. Берсе мәктәптә укый, икенчесе укымый да, эшләми дә, элек хөкем ителгән булган.

Реклама

.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: