Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә ике кеше гөмбә белән агуланган

Гөмбә чоры җитте. Әмма шуның белән бергә агуланучылар да күзәтелә башлады.

Республика буенча гөмбә белән агулануның 26 очрагы теркәлгән. Бер кешенең гомерен саклап калып булмаган. Агуланучылар арасында 12 бала да бар. Аларның барысы да дәвалау учреждениеләренә озатылган. Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт территориаль бүлегеннән алган мәгълүматларга караганда, безнең төбәктә дә гөмбә ашап агуланучылар теркәлгән. Август аенда агуланган ике кешенең берсе реанимациягә салынган. Ул ал гөмбә (свинушка) ашап агуланган булган. Белгечләр теләсә нинди гөмбә җыймаска һәм сатып алмаска, аны юл кырыйларыннан, парклардан җыймаска, 14 яшькә кадәрге балаларга гөмбә ашатмаска, тозлау, маринадлау өчен яхшылап эшкәртергә киңәш итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса