Әлмәт таңнары

Әлмәттә ике кеше агуланган

Бер кеше дару, икенчесе сөремле газ белән агуланган.

Ә менә әлегә әлмәтлеләр салкын тидереп авыруларга бик нык бирешми. Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлегеннән алган мәгълүматларга караганда шәһәр һәм районда әлегә грипп белән авыручылар теркәлмәгән. Үткән атнада ОРВИ диагнозы 539 кешегә куелган. Ул эпидемиологик чиктән түбән. Авыручыларның 378 е балалар. Шунысы куанычлы, ГЛПС йоктыручылар кими төшкән. Алдагы атналарда "тычкан чире" белән авыручылар саны 10-14 ләп булса, бу юлы ике очрак кына булган. Кискен эчәк авырулары белән мөрәҗәгать итүчеләр саны да әлегә бер дәрәҗәдә - 24. Санитария табиблары һаман да дүрт аяклы дуслардан сак булырга киңәш итә. Үткән атнада дүрт кешене эш тешләгән.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: