Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иң зур хезмәт хакы-Әлмәттә

Татарстанның барлык шәһәрләре белән чагыштырганда Әлмәттә иң югары хезмәт хакы алалар икән - 32 776 сум. Моны Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр иткән.

Җитәкче сүзенә караганда, Татарстанда узган елның гыйнварыннан ноябренә кадәр уртача хезмәт хакы 25 689 сумнан 27 597 сумга кадәр күтәрелгән. Иң түбән хезмәт хакы Әлки районында - 17 403 сум. Казанлылар уртача 31 860 сум хезмәт хакы ала. Министр сүзләренә караганда, якын киләчәктә республикада уртача хезмәт хакы 28 500 сумга кадәр күтәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса