Әлмәттә иң яхшы мәктәпләр билгеләнде
Әлмәтнең 4 нче мәктәбендә ГТО эгидасы астында шәһәр укучылары арасында оригиналь спорт ярышлары узды.
Шәһәрнең 25 мәктәбеннән иң көчле малайлар һәм кызлардан торган командалар алты дисциплинада бил алышты. Болар - урыннан озынлыкка сикерү, алга иелү, этелеп күтәрелү, йөзү, йөгерү һәм турникта күтәрелү.
Ярышлар 8.00-15.00 сәгать аралыгында билгеле бер график буенча барды. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә беренче урынны 2 нче лицей командасы яулады. Икенче урында - 25 нче мәктәп. Өченчедә - татар гимназиясе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа