Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә “Иң яхшы юл-патруль хезмәте” бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләделәр

Әлмәттә "Иң яхшы юл-патруль хезмәте" бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләделәр. Күчмә вымпел һәм премияне полиция капитаны Руслан Мөхәммәтҗанов белән өлкән лейтенант Руслан Гобәевкә Татарстан юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең ветераннар советы рәисе Иван Гафуров тапшырды.

"Иң яхшы юл-патруль хезмәте" бәйгесе быел 8 нче тапкыр оештырылды. Әлмәтлеләрнең исә әлеге чарада беренче тапкыр гына җиңүе түгел. Руслан Мөхәммәтҗанов өчен дә бу мәртәбә - чираттагысы.

Руль артында баручыга юлда пәйда булган экипаж дуамал туктатып, юкка бәйләнә кебек тоела. Ә статистика моның киресен раслый.

-​ Соңгы вакытта Татарстан юлларында хәл кискенләште. Былтыр 5400 дән артык юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Шуларның 700 дән артыгында кеше гомере өзелде, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Иван Гафуров. - Әлмәт инспекторлары төп күрсәткечләр буенча алда бара. Ләкин кисәтүсез булмый. Балалар катнашында юл һәлакәтләре артуга юл куйгансыз. Исерек машина йөртүчеләрне ачыклау, шулай ук җәяүлеләр арасында профилактиканы көчәйтергә кирәк, - диде башкала кунагы.

Эчке эшләр тармагы ветераны билгеләп үткәнчә, Әлмәт юллар торышы, җәяүлеләр чыгу урыннарын җайлаштыру, светофорлар урнаштыру буенча башкалардан күпкә яхшы.

Юл-патруль хезмәте инспекторлары эшчәнлеге юлларда тәртип саклау буенча гына түгел, җинаятьләр ачу нәтиҗәләрен дә исәпкә алып бәяләнгән. 1 нче категория шәһәрләр арасында уздырылган бәйгедә җиңгән Әлмәтнең иң яхшы экипажы исәбендә 10 җинаять теркәлгән. Шулай ук алар тарафыннан исерек килеш руль артына утырган 34 машина йөртүче, гомумән, ул чорда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 1840 очрагы ачыкланган. Бәйгегә нәтиҗә ясаганда машина йөртүчеләрнең дорфалыгы шаһиты булуларын да исәпкә алсалар, җиңүчеләр бәлки күбрәк тә булыр иде.

16 ел инспектор булып эшләүче Руслан Мөхәммәтҗанов сүзләренчә, иң кыены - тупаслык һәм агрессиягә каршы тору.

-​ Бигрәк тә хәзер - штрафлар зур, исерек килеш эләгүчеләрнең машина йөртү хокукыннан да колак кагу ихтималы көчәйгән шартларда эшләү йөкләнешне арттыра, - ди инспектор.

- Безнең эштә иң мөһиме - түземлек һәм психологик әзерлек, - дип өлкән хезмәттәшенең сүзләрен куәтли Руслан Гобәев тә.

Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250