Әлмәттә иң яхшы участковыйны барлыйлар
ТР Эчке эшләр министрлыгында "Халык участковые" дигән Бөтенроссия бәйгесе старт ала.
Аның төбәк этабы инде башланды. Россиядә бу бәйге инде бишенче ел уздырыла. Иң яхшы участковыйны интернет аша тавыш биреп халык үзе сайлый.
7-16 октябрьдә татарстанлыларга республиканың иң яхшы участковыен сайларга туры киләчәк.
Икенче турдан соң иң күп тавыш җыйган участковый бәйгенең финал өлешендә катнашачак. 1-10 ноябрьдә исә әлеге бәйгенең җиңүчесе өчен тавыш бирү узачак.
Әлеге бәйгегә йомгак участковыйларның һөнәри бәйрәмнәре алдыннан ясалачак.
Әлмәт участковыйлары өчен тавышны сез дә бирә аласыз!
Тулырак https://16.mvd.ru/Narodnij_uchastkovij_2015 ссылкасы буенча
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа