Әлмәттә “Иң яхшы бизнес-проект” бәйгесенең өченче финал туры узды
Югары һәм урта-махсус уку йортлары студентлары арасында уздырылучы бәйгегә 26 эш кабул ителгән, комиссия шуларның 7 сен сайлап алган.
Яшьләр макулатура эшкәртү, инкубатор, форель җитештерү буенча хуҗалык оештыру, казылык җитештерү, нефть шламнары эшкәртү буенча модульле җиһазлар булдыру һәм башка юнәлешләрдә үз проектларын тәкъдим иткәннәр һәм уңышлы яклап чыкканнар. Җиңүчеләрне якын арада тәбрик итәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа