Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Җиңү көненә багышланган чараларда ниләр эшләргә ярамый?

Әлмәт районы буенча эчке эшләр бүлеге массачыл чаралар вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә чакыра һәм кайберләрен искәртеп үтә.

Куркынычсызлык максатларында койма белән әйләндереп алынган «Нефтьче» Мәдәният сарае каршындагы мәйданга узу өчен дүрт контроль-үткәрү пункты булдырыла.

Халык күпләп була торган урыннарда:

- җәмәгать тәртибен сакларга, объектларга карата сакчыл булырга;

- әйләнә-тирәдәгеләргә куркыныч тудыручы экстремаль хәлләргә юл куймаска;

- җәмәгать тәртибен саклаучыларга, чараны оештыручыларга, башка кешеләргә хөрмәт белән карарга;

- янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә;

- балигъ булмаган балаларны күзәтүсез калдырмаска;

- автотранспортны махсус билгеләнгән урында гына калдырырга.

Массачыл чарада катнашучыларга үзләре белән утлы һәм салкын корал, кисүче әйберләр, пиротехник эшләнмәләр, хәмер эчемлекләре, зур-зур сумкалар һәм чемоданнар алып килү тыела. Шулай ук трибунага, сәхнәгә әйбер ыргытырга, аек булмаган хәлдә җәмәгать урыннарында булырга, транспорт чараларының хәрәкәтенә комачаулык тудырырга, коймага, агач башына, түбәгә һәм башка корылмаларга менәргә ярамый. Яшел үсентеләргә зыян китерү, милләтләр яки диннәр арасында дошманлык китереп чыгаручы лозунглар, символика, шартлы билгеләр куллану тыела.

Массакүләм чаралар үткәрү урыннарында тәртип бозган кешеләргә РФ законнары нигезендә административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган.

Бәйрәмнәрегез тәртип бозуларсыз, күңелле узсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса