Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Хәтер айлыгында 351 машина чүп түгелгән

Хәтер айлыгында райондагы 120 зираттан барлыгы 227 машина чүп түгелгән, мәңгелек йортны чистартуда 2327 кеше катнашкан. Шәһәрдәге 9 зираттан 124 машина чүп чыгарылган.

50 предприятиенең 44 е генә җыештыру эшләренә үз хезмәткәрләрен җибәргән. Хәтер айлыгы быел безнең җирлектә 5 нче тапкыр уздырылды. Монысы әлмәтлеләрнең якыннарының каберләрен карап тотуга битараф булуларын раслады. Бу җыештыруга чыкмауда гына түгел, зиратларда өем-өем чүп-чар, буяу савытлары, калдыклар булуда да чагыла. Ә тәртип юк дип зарланырга һәркем булдыра!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250