Әлмәттә Хәтер айлыгына йомгак ясадылар
Мәгълүм булганча, менә сигезенче тапкыр 1 июньнән 1 июльгә кадәр шәһәрдә һәм районда Хәтер айлыгы уздырылды.
Бу чорда калабызның тугыз зиратында 63 предприятие, уку йортлары мәңгелек йортны чү-чардан, кипкән агачлардан арындырды. Акциядә барлыгы 1400 кеше катнашты. Зиратлардан 140 машина чүп җыеп түгелде. Хәтер айлыгына йомгак ясауга багышланган киңәшмәдә район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова изге эштә актив катнашканнарга Рәхмәт хатлары тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа