Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Хәтер айлыгы бара

Кичә шәһәрдә һәм районда Хәтер айлыгы башланды.

Быел әлеге бик тә кирәкле һәм саваплы акция төбәктә сигезенче тапкыр оештырыла. Әлмәт районында 106 зират исәпләнә. Аларның алтысы хәзер кулланылмый, ә калганнарының 49 ы мөселман, 39 ы христиан динендәгеләрнеке. Шәһәрнең үзендә 9 зират ясалган. Шулай ук солдатлар зираты да бар. Хәтер айлыгы уңаеннан уздырылган киңәшмәдә район башлыгы Мәҗит Салихов һәркемне изге эштә актив катнашырга, зиратларны корыган агачлардан, чүп-чардан арындырырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250