Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Хәрби-диңгез флоты көнен билгеләп үттеләр

Россиядә Хәрби-диңгез флоты көне бәйрәм ителде. Әлмәттә бу көнгә багышланган төп чара Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында үтте.

Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән әлмәтлеләрне бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов котлады. Ул ХДФ ветераннары адресына рәхмәт сүзләре әйтте, аларның яшь буын өчен үрнәк булып торуын билгеләп үтте.

Хәрби-диңгез флоты геройларын бер минут тынлык белән искә алдылар. Бәйрәм чарасы Бөек Ватан сугышында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган диңгезчеләр мемориалына тантаналы рәвештә чәчәкләр салу белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250