Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә хокук бозуларны кисәтү торышын тикшерделәр

Республиканың хокук бозуларны кисәтү буенча ведомcтвоара комиссиясе атна дәвамында Әлмәттә тикшерү уздырды.

Полиция, мәгариф, балалар һәм яшьләр эшләре, мәдәният, сәламәтлек саклау, социаль яклау, җәзаларны үтәтү кебек һәм башка органнарның закон бозуларга профилактика эшчәнлеген күзәтте. Бүген башкарма комитет бинасында әлеге тикшерүгә нәтиҗә ясадылар. Республика комиссиясе 50 битлек белешмә әзерләгән. Әлеге документта нефтьчеләр каласында хокук бозуларны кисәтү юнәлешендә тәҗрибә уртаклашырлык эшчәнлек тә, проблемалар да күрсәтелгән. Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов белдергәнчә, нигездә Әлмәттә хокук бозуларга каршы профилактика эше уңай бәяләнә. Шулай да җинаятьләрне ачу күрсәткечен яхшырту, яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү мәсьәләләренә игътибар арттырырга кирәк. Мисал өчен, тикшерү барышында үсмерләрнең 3, 5, 7, хәтта 17 шәр эпизодтан соң гына тоткарлануы ачыкланган. Димәк, мәгариф тармагы да, социаль хезмәтләр дә баланың кыңгыр эштә булуын күзәтә, кисәтә алмаган. Бары тик полиция кулына эләккәч кенә, андый үсмерләр игътибарга алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса