Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә хоккей сезоны ябылды

"Нефтьче" Мәдәният сараенда хоккей сезонына багышланган бәйрәм булып узды.

Тантанага хоккейчылар, аларның әти-әниләре, спортсөючеләр җыелды. Район һәм "Татнефть" ААҖ җитәкчелеге, Россия хоккей федерациясе Әлмәттә спортның бу төре белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар тудырылуын искәртте. Боз стадионнары төзүдән тыш, нефтьчеләр шәһәрдә һәм районда 46 хоккей тартмачыгын җиһазлады. Бүген төбәктә балалардан алып ветераннарны да исәпләгәндә 4 меңләп кеше хоккей белән мавыга. Тантанада иң яхшы спортчыларга һәм аларның тренерларына дипломнар, медальләр тапшырылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса