Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә “Әхлакый кыйммәтләр – милләтебез күрке” дип аталган очрашу узачак

Бергә эшләсәк кенә эшебез нәтиҗәле булачак! Әлеге сүзләр белән Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов мөхтәсибәт җыелышында шәһәр һәм район имамнарына мөрәҗәгать итте.

Очрашуда мөхтәсибәт эшчәнлеге белән таныштырдылар, моннан тыш апрель аена планлаштырылган чараларга тукталдылар.
9 апрельдә Әлмәтнең "Нефтьче" мәдәният сараенда "Әхлакый кыйммәтләр - милләтебез күрке" исемле очрашу үтәчәк. Әлеге очрашуда Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазе планлаштырыла. Шулай ук Риза Фәхреддин юбилее уңаеннан уздырылган викторинада җиңүчеләргә бүләкләү һәм дини китаплар ярминкәсе уздыру каралган. Бу чара 14.00 сәгатьтә башланачак, керү ирекле булачак.
Шулай ук апрельдә республика мәдрәсәләре арасында Әлмәттә Коръән уку бәйгесе, мөхтәсибәттә имамнар һәм мәчетләрдә укытучы абыстайлар өчен укулар оештыру планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса