Әлмәт таңнары

Әлмәттә “Хезмәтне саклауны идарә итү системасында яңа алымнар, проблемалар һәм аларны хәл итү юллары” дигән семинар булды

Производствода җәрәхәтләнү очракларын булдырмау һәм эш урыннарында хезмәт шартларын яхшырту максатында Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы Икътисад, идарә һәм хокук институты (Казан) белән бергә Әлмәттә "Хезмәтне саклауны идарә итү системасында яңа алымнар, проблемалар һәм аларны хәл итү юллары" дигән семинар үткәрде.

Реклама


Әлеге чарада райондагы 70 предприятиедән 120 вәкил катнашты. Семинарда хезмәт шартларын махсус бәяләүнең төп аспектлары, бәяләүче оешмалар алдына куела торган таләпләр каралды. Шулай ук иминият взносларының өстәмә тарифларын формалаштыру принциплары, эш бирүчеләрнең финанс ягыннан кызыксыну механизмнары да тикшерелде.

Семинарда катнашучылар өчен мастер-класслар үткәрелде, яңа индивидуаль саклану чаралары күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: