Җәмгыять

Әлмәттә хезмәтне саклау өлкәсендәге бурычлар турында сөйләштеләр

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының зур залында Хезмәтне саклау буенча координация советының киңәйтелгән утырышы узды. Көн тәртибенең төп темасы "Координация советының 2013 елгы эшенә йомгак ясау" булды.


Бу мәсьәлә буенча доклад белән Координация советы рәисе, Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиков чыкты. Аның сүзләреннән күренгәнчә, 2013 елда районда производствода 6 кеше һәлак булган, 31 кеше авыр җәрәхәтләр алган, 32 кеше җиңелчә җәрәхәтләнгән.
Бәхетсезлек очракларының сәбәпләре - төзек булмаган җиһазлар белән эшләү, зыян күрүчеләренең игътибарсызлыгы һәм саксызлыгы, иминлек таләпләрен үтәмәү, юл йөрү кагыйдәләрен бозу, эш урыннарын канәгатьләнерлек тотмау, эшләүчеләрнең индивидуаль саклану чараларыннан, махсус өс, аяк киемнәреннән файдаланмавы.
Бүген координация советының төп бурычларының берсе - эшләүчеләрнең тормышын һәм сәламәтлеген саклау беренче урында торуын эш бирүчеләрнең тануына һәм гамәлгә ашыруына ирешү.

Социаль иминият фонды директоры Раил Нотфуллин 2014 елда эшчеләр саны 100 кешегә кадәр булган иминиятләштерүчеләр арасында кисәтү чараларын финанслауның пилот проекты старт алуын белдерде.
Эшчеләргә куркынычсыз эш шартлары тудыру хезмәтне саклау өлкәсендә төп бурычларның берсе булып кала.

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги:

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Әлмәттә хезмәтне саклау өлкәсендәге бурычлар турында сөйләштеләр
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

Җәмгыять