Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә хезмәт хакын вакытында ала алмаучылар бармы?

Быелның 1 нче гыйнварына булган мәгълүматларга караганда, Татарстан предприятиеләрендә икътисадның реаль секторында эшләүче 4 мең 742 хезмәткәр алдында хезмәт хакы буенча бурыч 119,8 млн сум тәшкил иткән.

Бу хакта Дәүләт Советында Социаль сәясәт буенча комитет утырышында Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Айрат Хәсәнов хәбәр итте.

1 нче апрельгә хезмәт хакын вакытында ала алмаган хезмәткәрләр саны 3 мең 59 кешегә кадәр кимегән. Республика предприятиеләренең алар алдындагы бурычы 122,7 млн сумга тәңгәл. "Әлеге сумманың 14 млн сумы, ягъни, 11,6 процент өлеше - конкурс производствосындагы предприятиеләргә туры килә. Аларның әҗәте "Бөлгенлек турындагы" Федераль Закон тәртибендә каплана", - дип белдерде Айрат Хәсәнов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250