Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә хатын-кызны талаучы хөкем карары көтә

Әлмәт полициясенең тикшерү комитеты бер хатын-кызны үзенең йорты подъездында талаган егеткә карата тикшерү эшен тәмамлады һәм җинаять эшен судка җибәрде.

Хәбәр иткәнебезчә, узган елның 25 декабрендә 14 сәгать 15 минут тирәсендә Фәхретдин урамындагы 36 нчы йорт подъездында таныш булмаган адәм, көч кулланып, бер хатын-кызның сумкасын һәм акчасын талый. Ул хатын-кыз артыннан озак ияреп бара һәм әлеге йортта яшәүче кыяфәтен чыгарып, аның белән бергә подъездга керә. Баскыч мәйданчыгында беркем дә булмаганлыгына инанганнан соң хатын-кызны талый. Җинаять эше материалларына Фәхретдин-Герцен урамнары чатындагы юлны җир астыннан үтү урында урнаштырылган видеокамералар язып алган видеотасма да беркетелгән. Анда зыян күрүчене эзәрлекләүче сурәте бар. Моңа кадәр талаучының шәхесе ачыкланмаган иде. Ниһаять, полиция хезмәткәрләре аның эзенә төште һәм тоткарлады. Ул элек кеше үтергән өчен хөкем ителгән һәм төрмәдән узган елның сентябрендә чыгарылган Түбән Камада яшәүче бер адәм актыгы булып чыга. Тикшерү аның Әлмәттән узып барышлый җир асты юлына төшүен, шунда сумка тоткан әлеге хатынга игътибар итүен, сумкасы белән акчасын урлап, юлга акча эшләргә теләвен ачыклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса