Әлмәттә хатын-кызлар өчен махсус ярминкә узды
Мәшгульлек үзәге вакансияләр ярминкәсе оештырып, эш эзләүче гүзәл затларга шундый бүләк ясарга уйлады.
Ярминкәгә шәһәрнең сигез предприятиесеннән кадрлар бүлеге вәкилләре килгән иде. Хатын-кызларны троллейбус йөртүче, табибә, бәйләүче, тәрбияче, буяучы, сатучы, хисапчы, пешекче, кондитер, ишегалды җыештыручы һәм башка белгечлекләр буенча эшкә чакырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа