Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә халык дружиначыларына таныклык бирделәр

Яшьләр үзәгендә ирекле халык дружиначыларына таныклык тапшыруга багышланган тантаналы җыелыш булды.

2014 елның декабреннән полиция хезмәткәрләренә ярдәмгә халык дружиначылары отрядлары төзелде. Бүген Әлмәттә 21 отряд теркәлеп, аларда 154 дружиначы исәпләнә. Агымдагы елның ун аенда алар 6 җинаятьне ачуда ярдәм иткәннәр, 754 административ хокук бозу очрагын ачыклаганнар.

Чараны ачып, ӘМР башлыгы Айрат Хәйруллин исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Грушин залдагыларны Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлады. Һәм дружиначыларны үз эшләренең, шәһәребезнең патриотлары дип атады.

Әлмәт районы эчке эшләр бүлеге начальнигының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Олим Отакулов та бәйрәм уңаеннан котлап, дружиначыларга зур ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Ахырдан ирекле халык дружиначыларына таныклыклар тапшырдылар. Бәйрәм концерт номерлары белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса