Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә гражданнар оборонасы буенча команда-штаб өйрәнүләре узачак

Киләсе атнада безнең районда гражданнар оборонасы буенча команда-штаб өйрәнүләре узачак.

Кичә үткән гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиянең утырышы әлеге өйрәнүләргә багышланды. Өйрәнүләргә күп кенә службалар, хокук саклау, башкарма власть органнары да җәлеп ителә. Әлмәтлеләрнең гадәттән тыш хәлләргә әзерлеген Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм башка ведомстволар вәкилләре тикшерәчәк. Өйрәнүләрнең беренче көнендә катлаулы һава торышы, юл-транспорт вакыйгасы, янгын белән бәйле гадәттән тыш хәлләрне ничек бетерүебез тикшерелсә, икенче көнне "сугыш башланган очракта" службаларның гамәлләре каралачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250