Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Геройлар көне билгеләп үтелде

9 декабрь - Россия Геройлары көне. Тарихка күз салсак, 1917 елга кадәр ул Георгий кавалерларын хөрмәтләүгә багышланган, 2007 елдан башлап бу көнне илебездә Советлар Союзы, Россия Федерациясе, Дан ордены, Социалистик Хезмәт геройлары данлана. Әлмәт үзенең батырлары хөрмәтенә Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге шәһәр паркында чара оештырды.

Бәйрәм Геройлар аллеясында инде арабызда булмаган хезмәт батырлары истәлегенә чәчәкләр салудан башланды. Бәйрәм сәбәпчеләрен район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова, "Татнефть" ААҖ профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин тәбрик итте. Чыгышларда тырышлыклары, хезмәтсөючәнлекләре белән хөкүмәт бүләкләренә лаек булган шәхесләргә рәхмәт сүзләре, горурлык хисләре белдерелде.

Хәрби комиссар урынбасары Нәфис Гыйззәтуллин Социалистик Хезмәт Геройларына Татарстан хәрби комиссариаты исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырды

.

"Ассоль" кафесына геройлар янына укучылар да чакырылган иде. Алар хезмәт ветераннарына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса