Әлмәттә генераль җыештыру тәүлек буена бара
Республикада 1 апрельдә башланган экологик икеайлык кысаларында район җитәкчелеге тарафыннан нефтьчеләр белән бергә беренче гомумрайон шимбә өмәсе - 26 майга кадәр уртак тырышлык белән Әлмәт шәһәрен чистарту бурычы куелды.
5 көн дәвамында (21-26 апрельдә) шәһәрне генераль җыештыру тәүлек әйләнәсендә сменалап оештырыла. "Татнефть" предприятиеләре, былтыргы кебек үк, эшкә актив кушылдылар, техника, кешеләр билгеләделәр, җаваплыларны беркеттеләр. Шәһәрнең барлык магистраль һәм төп урамнары диярлек компаниянең структур бүлекчәләре һәм бүлендек предприятиеләренә бүлеп бирелде.
Планда чүпләрне җыештырып озату гына түгел, урамнарны юу да. Инде бүген бу эш бөтен шәһәрдә диярлек гөрләп бара. Атна буена урамнарны җыештыруда 15 самосвал, 10 төягеч, 5 сиптерү-юдыру машинасы, 5 щетка һәм 4 тузан суырткыч эшли.
Автомобиль ияләренә шуны җиткерәбез: төнгелеккә машиналарыгызны урамда калдырмагыз, эвакуатор эшләп тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа