Әлмәттә гадәттән тыш режим кертелде
Гадәттән тыш режим Әлмәттән тыш республиканың тагын 26 муниципаль районында кертелгән. Мондый чарага баруның сәбәбе - корылык нәтиҗәсендә азык-төлеккә булган куркынычны булдырмау.
Гадәттән тыш режимда Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлки, Әлмәт, Апас, Баулы, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама-Тамагы, Лаеш, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Норлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Сарман, Спасс, Тәтеш, Чирмешән, Ютазы районнары яшәячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа