Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә “финанс пирамидалары” ишелү дәвам итә

Чираттагысы - «СтройИнвестФинанс» төзелеш-финанс компаниясе, дип хәбәр итә Татбанк.ру.

Яңа ел бәйрәмнәреннән соң компаниянең Казандагы клиентлары офисның ишекләре һәрвакыт ябык булудан зарланган булганнар инде. Әмма «СтройИнвестФинанс» вәкилләре моны кире каккан. Татбанк. ру сайты хәбәрчесе компаниянең эшләвенә үзе инану өчен анда барган һәм эш вакытында офис ишекләрендә асылынып торган «Ябык» дигән табличканы үзе күреп кайткан. Нигә ябык булуы турында бернинди дә белдерү юк ди. Банкның Әлмәттәге һәм Самарадагы офислары да ябылган.

«СтройИнвестФинанс» төзелеш-финанс компаниясе халыктан югары айлык процентлар (3-12%) вәгъдә итеп акча җыйган булган. Яңа ел алдыннан тагын 2 процент өстәү турында акция игълан иткәннәр.

Исегезгә төшерәбез, шушы көннәрдә генә Татарстан Президенты хокук саклау органнарына республикада көннән-көн арта баручы «финанс пирамидаларына» игътибарны арттырырга кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса