Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә файдаланылмыйча ятучы җирләр бармы?

Әлмәттә җәмәгатьчелекне дә җәлеп итеп 2014 елның 1 февраленнән 25 апреленә кадәр «Халык инвентаризациясе» дип аталган акция үткәрелә.

Аны үткәрүнең төп максаты - файдаланылмыйча яткан, хуҗасыз җирләрне, биналарны һәм бүлмәләрне хуҗалык әйләнешенә кайтару, салым салына торган базаны киңәйтү, бюджетка салым булмаган керемнәр керү күләмен арттыру.

Андый объектлар хакындагы мәгълүматларны pzio@mail.ru электрон почтасы яки 43-86-83, 43-86-88 телефоннары аша җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасына һәм район башлыгының Интернет-кабул итүенә юлларга була.

Муниципаль карамакта булмаган объектның милекчесен ачыклау максатында дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль службасының Татарстан Республикасы буенча идарәсенә, дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның Татарстан Республикасындагы территориаль идарәсенә, ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына запрослар ясалачак. Милек иясе аныкланган очракта аның объекттан алга таба файдалануга кагылышлы ниятен ачыклау буенча эш үткәреләчәк.

Җир участогын үз белдеклегең белән биләп алу яки аннан билгеләнгән тәртиптә тутырылган хокук бирүче документлардан башка файдалану фактлары мәгълүм булганда, бу турыдагы материаллар гаепле кешеләрне аныклау һәм административ җаваплылыкка тарту өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт шәһәре буенча идарәсенә җибәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250