Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә фатир алу җиңелме?

Үз почмагың булуның нинди зур сөенеч икәнлеген сөйләп торырга кирәк микән?! - Бездән дә бәхетле кеше юктыр. Социаль ипотека буенча фатир алдык. Башта ай саен түлисе булгач курыккан идек. Аннан "Кеше фатирында торганга түләү түгел, үзебезнең торак, киләчәк өчен түлибез бит", дип тынычландык. Бер-бер артлы сабыйларыбыз туды. Рәхмәт социаль программаларга....

Үз почмагың булуның нинди зур сөенеч икәнлеген сөйләп торырга кирәк микән?!

- Бездән дә бәхетле кеше юктыр. Социаль ипотека буенча фатир алдык. Башта ай саен түлисе булгач курыккан идек. Аннан "Кеше фатирында торганга түләү түгел, үзебезнең торак, киләчәк өчен түлибез бит", дип тынычландык. Бер-бер артлы сабыйларыбыз туды. Рәхмәт социаль программаларга. Алар ярдәме белән ипотекабызны түләп тә бетердек, - дип шатлана бүген"Яшьлек" микрорайонында яшәүче ике бала әнисе Гүзәл Басыйрова.

Барлык уңайлыклары булган, якты, иркен, җылы фатирлар турында яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә хыяллана. Республикада гамәлгә куелган Президент программалары әлеге хыялны тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Әлмәт төбәге торак төзелеше буенча муниципаль районнар арасында алдынгылар сафында.

- Менә 4 ел инде без ел саен 155 мең квадрат метр торак төзеп тапшырабыз. Бу - республикада өченче күрсәткеч. Бүген Әлмәттә бер яшәүчегә 25,1 квадрат метр торак мәйдан туры килә, - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Ильвир Габдуллин.

Файдалануга тапшырылган торакның 30 проценттан артыгы социаль ипотека буенча. 2006 елдан алып быелның 1 гыйнварына кадәр Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды катнашында Әлмәттә "Тургай", "Яшьлек", "Көнбатыш капка" микрорайоннарында гомуми мәйданы 380 мең квадрат метрдан артык тәшкил иткән 34 күпфатирлы йорт төзелгән. Әлеге программа буенча 4394 гаилә уңайлы фатирлар белән тәэмин ителгән. Социаль ипотека 152 сугыш ветеранын, 55 ятимне, 5 күп балалы, 299 яшь гаиләне фатирлы итте. Авылда яшәгән 163 гаилә дә Дәүләт торак фонды ярдәме белән өйле булган.

Яшәү өчен шартлар булган, фатир алырга мөмкинлекләр тудырылган җирдән китәсе дә килми. Моннан биш ел элек кенә буш булган территорияләрдә бүген тулы микрорайоннар калкып чыкты. Шәһәрнең төзелеш елъязмасына тагын бер кат күз салыйк. 2011 ел - "Яшьлек", "Көнбатыш капка" микрорайоннарында республика бюджеты хисабына дүрт торак йорт төзелгән. 2012 ел - шулай ук 4 күпкатлы торак йорт. Бу елда 487 гаилә өй туйлары уздырган. Моннан тыш алты шәхси йорт әлеге юнәлеш буенча сафка кертелгән. 2013 елда районда торак төзелеше 155543,8 квадрат метр тәшкил иткән. Социаль ипотека үзенең кулай шартлары белән бу юлы 304 гаиләне сөендергән. Әлмәттә нәкъ шушы елны аренда торагы буенча да 106 фатирлы йортның куллануга тапшырылуын искәртеп узасы килә. Узган ел төзелгән торакның 53391 квадрат метры социаль ипотека программасы буенча булган.

Быелга килгәндә, шөкер, безне тагын өй туйлары көтә. "Төзелеш күләмен киметергә исәбебез юк", - диде Ильвир Әнәсович. Агымдагы елда да 155 мең квадрат метр торак сафка бастырылачак. Июль аена шуның 86 мең квадрат метры куллануга тапшырылган инде. 2015 елда социаль ипотека буенча гомуми мәйданы 27566 квадрат метр тәшкил иткән өч йорт төзелә. Аларның һәммәсе "Яшьлек" микрорайонында урнашкан. Бу барлыгы 372 фатир дигән сүз. Димәк, быел да шуның кадәр гаилә Президент программасы ярдәмендә торак шартларын яхшырта. Бүген биредә эш кайный. Төзүчеләр территорияне төзекләндерү белән дә мәшгуль. "Татнефть" компаниясенең дә социаль ипотека буенча торак төзелешенә зур өлеш кертүен билгеләп үтәргә кирәктер. Тиздән куллануга тапшырылачак йортларның заказчысы алар. Узган ел төзелгән 53391 квадрат мәйданның 45781 е нефтьчеләргә туры килә.

Моннан тыш Әлмәттә инвесторлар да йортлар җиткерә. "Алсу" микрорайонындагы йорттан программа буенча яшь гаиләләргә дә фатирлар бүленде. Калганнары Клара Цеткин урамында, Ленин белән Әминов урамнары киселешендәге районда, Түбән Мактамада, Радищев, Чернышевский урамнарында булачак.

Шунысын да билгеләп үтәсе килә, торак төзелешен республика лидеры үз контролендә тота. Һәр атнаны бу сорауга багышланган брифинглар уздырыла.

Торакка ихтыяҗ булу - халыкның тормыш дәрәҗәсе яхшыруын, шәһәр һәм районның үсүен раслаучы күрсәткечләр. Әлмәттә яшәүчеләр, чыннан да, арта бара. Узган ел без 1119 кешегә артканбыз.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса