Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә фахишәләр притоны ачыкланган

Әлмәт шәһәр прокуратурасы фахишәлек белән шөгыльләнүне оештырган бер хатын-кызны җинаятьчелектә гаепләүгә судка теләктәшлек күрсәтте.

Чаллыда яшәүче ханым 2011 елның декабреннән быелның гыйнварына кадәр фахишәләр притоны оештырган.Әлеге максаттан ул Әлмәттә бер фатир алып торган. Анда акчага клиентларга интим хезмәтләр күрсәтүне кәсеп иткән кызлар яшәгән. Әлмәт шәһәр суды ханымны гаепле дип тапты, аңа җәза рәвешендә 50 мең сумлык штраф салынды, хөкем карары үз көченә керде, дип хәбәр итә Әлмәт шәһәр суды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250