Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә евроконтейнерлар барлыкка киләчәк

Озакламый шәһәребезнең 3 нче микрорайонында евроконтейнерлар барлыкка киләчәк.

Ниһаять, биредә дә чисталык урнашыр, мөгаен. Һәрхәлдә, чүп-чар өемнәре ишегалларының ямен җибәреп тормас.

Әлмәттә чүп темасы электән үк актуаль булды. Аны чишү өчен нинди генә чаралар күрелмәде һәм күрелми. Йорт тирәләрендә көнкүреш калдыклары эт-песиләрне чакырып, ис таратып тормасын өчен иртә-кич чүп җыю машинасы йөрүенә дә карамастан, халык барыбер тәртипкә өйрәнә алмый. Кагыйдәләрне бозучы берәүләрне административ комиссия утырышына чакыра торалар, саллы штрафлар белән җәзалыйлар, әмма алга китеш бик сизелми. Ә менә 3 нче микрорайонда яшәүчеләрне билгеле бер вакытта чүп ташларга чыгу канәгатьләндерми, чөнки күпләр кичен эштән кайтып өлгерә алмый, иртән исә эшкә соңга калалар - алар моны ачыктан-ачык белдергән. Комиссия әгъзалары каршында еш җавап тотарга туры килү дә ялыктырган ахры. "Экосервис" җитәкчелеге, аларның теләкләрен исәпкә алып, микрорайонда 5 контейнер урнаштырырга карар кылган. Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Әлмәт шәһәре Советының XXVIII (уртак) сессиясендә предприятиенең генераль директоры Светлана Лаптева билгеләп үткәнчә, аларның өсте ябык һәм капкачны махсус педаль ярдәмендә ачарга мөмкин булачак. Моннан тыш, шәһәрдә чүп-чарны төренә карап аерым контейнерларга җыюны оештыру да планлаштырыла. Мисал өчен, пластик шешәләрне билгеле бер капка җыю бүген гадәткә керде инде.

Халык әлеге яңалыкны ничек кабул итәр һәм контейнерлар чисталык урнаштыра алырмы - анысын вакыт күрсәтер. Шунысын гына ассызыклыйсы килә, бу эре габаритлы чүпләрне дә евроконтейнерларга ташларга ярый дигән сүз түгел. Менә монысына әлмәтлеләрнең битарафлык күрсәтүе бар - халык бездә кагыйдәләрне әкрен үзләштерүчән.

Сессиядә депутатлар ТОСМСларның чикләрен дә билгеләде. Мәгълүм ки, бездә барлыгы 37 территориаль иҗтимагый җирле үзидарә советы эшчәнлек җәелдерә. Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов әйтүенчә, законга ярашлы хәзер аларның хокукый статусын билгеләргә, уставларын булдырырга, эшчәнлек төрен сайларга, идарә итү органын да расларга кирәк. Шулай итеп, ТОСМСларга биләмәләрне төзекләндерергә, оешмалардан акчалар җәлеп итәргә, Татарстан Хөкүмәтенең грант программаларында да катнашырга мөмкин булачак.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250