Әлмәт таңнары

Әлмәттә этләр кешеләрне куркыта

Әлмәттә хуҗасыз йөрүче этләр күп. Аларның кешеләргә ташлану очраклары да күзәтелеп тора.

Менә бүген дә Ленин урамындагы 137 нче йорт яныннан Гадел хөкем йортына таба ашыгучы кешеләрне иртән өер-өер йөрүче этләр каршылады. Каршыларына баскан этләрдән куркып туктап калучылар да байтак булды. Әлмәтлеләр бу проблеманың хәл ителүен түземсезлек белән көтә.

Реклама

Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада быелның гыйнвар аеннан августка кадәр хайваннар арасында котыру авыруының 45 очрагы теркәлгән. Мондый хайваннар 38 торак пунктта күзәтелгән. Хайваннарның тарафыннан кешеләргә зыян китерүнең 7745 очрагы теркәлгән. Аларның яртысы сукбай эт һәм мәчеләргә туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: