Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә эшче һөнәренә багышланган фәнни-гамәли конференция узды

Республикадагы югары һәм урта-махсус уку йортлары вәкилләре Әлмәткә җыелды.

Биредә ил сәнәгате өчен кадрлар әзерләүдә партнерлык мәсьәләләренә багышланган фәнни-гамәли конференция узды. 90 нан артык уку йорты вәкилләре әлеге проблемага багышланган 43 доклад тәкъдим итте.

Бүгенге көндә республикада һөнәри белем үсеш юлында. Бигрәк тә 90 нчы елларда бу юнәлешкә дәүләт тарафыннан да, эш белән тәэмин итүчеләр ягыннан да игътибар булмады. Шуңа күрә бүген җитештерү тармагы белемле кадрларга кытлык кичерә. Ә бит казнага акчаны нәкъ менә эшче һөнәр ияләре кертә.

Шуны күз уңында тотып, республикада 2020 елга кадәр һөнәри белемне үстерү программасы кабул ителде. Аның нигезендә гамәлдәге югары һәм урта-махсус уку йортлары базасында тармаклар буенча ресурс үзәкләре төзеләчәк. Ягъни һөнәри белем эш бирүчеләр белән берлектә оештырылачак. Мәгариф һәм фән министры урынбасасы Андрей Поминов белдергәнчә, 4-5 ел эчендә ресурс үзәкләре әзерләгән белгечләр җитештерү тармагындагы кадрлар кытлыгын ябачак.

Фәнни-гамәли конференциядә мәгариф кластерлары ныклап эшләп киткән уку йортлары җитәкчеләре тәжрибә уртаклашты. Әлмәттә андый элемтәләр "Татнефть" белән Әлмәт дәүләт нефть институты, политехник техникум арасында оештырылган. АГНИ проректоры Ида Ильина ассызыклаганча, уку йортын тәмамлаган белгечләрнең 95 проценты республикадагы һәм Россия төбәкләрендәге профильле предприятиеләргә эшкә урнаша.

Чираттагы мисал - "Алнас" заводы. "Татарстан киләчәге көллияте"н әлеге предприятие 2012 елда республика хөкүмәте ярдәме белән машина төзелеше предприятиеләренә югары квалификацияле белгечләр җәлеп итү, эшче һөнәрләр абруен күтәрү максатында гамәлгә куйды. Фәнни форум шушы көллият базасында оештырылды да. Бүген биредә 100 гә якын студент эш белән тәэмин итәчәк предприятие карамагында белем ала. Быел әлеге көллиятнең икенче этабын финанслый башлыйлар. Лаборатор һәм эксперимент заллары, яңа мәгариф программалары эшләү һәм башкалар өчен 55 млн сум күләмендә акча үзләштерү планлаштырыла. Министр урынбасары сүзләренчә, аның 13 млн сумы бүленгән инде.

Очрашуда шулай ук мәгариф учреждениеләрендә уку программалары формалаштырылганда эш белән тәэмин итүчеләр катнашу зарурилыгы турында да фикер алыштылар. Предприятие вәкилләре, "күп очракта уку йортларында җитештерү өчен кирәкле мәгълүмат җиткерелми", дигән фикердә. Андрей Поминов та: "Бу башлангыч федераль дәүләт стандартларына каршы килми", - дип билгеләп үтте.

Министрлык вәкиле белән әңгәмә вакытында һөнәри белем бирү учреждениеләрендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру турында да сүз булды.

- Һөнәри уку йортларында мастерларның хезмәт хакы гомуми белем бирү белгечләренекеннән күпкә калыша. 2018 елга кадәр ил буенча производствога өйрәтүче мастерларның хезмәт хакын икътисад тармагындагы уртача күрсәткечкә якынайту планлаштырыла, - ди мәгариф һәм фән министры урынбасары. - Татарстан исә бу юнәлештә алдан атлый. Бездә грант программалары гамәлдә. Быел, мисал өчен, мастерлар, һөнәри белем мөгаллимнәре шундый ике грант программасында катнаша ала.

Мәгариф кластеры белән бәйле мәсьәләләр буенча форумда катнашучылар төрле секцияләргә бүленеп фикер алышты.

Сүз уңаенда, Россия Мәгариф министрлыгы һөнәри белем бирү программаларына бәйге игълан итә. Чараның бәясе 10 млрд сум. Атап әйткәндә, бу юнәлештә эшчәнлек нәтиҗәлелеген раслый алган ун төбәк федераль үзәктән 1 әр млрд сум күләмендә финанс ярдәменә өметләнә ала. Татарстан әлеге бәйгедә катнашырга җыена. Җиңгән очракта һөнәри белемне үстерүгә өстәмә 1,5 млрд сум акча бүленәчәк.

Сергей Саченко, "Алнас" акционерлык җәмгыятенең башкаручы директоры:

- Сәнәгать тармагының югары квалификацияле эшче белгечләренә ихтыяҗы зур. Сер түгел, бүгенге көндә предприятиеләр заманча, югары технологияле җиһазлар сатып ала. Ә аларда эшләү өчен белемле яшьләр аз. Чынлыкта җитештерү тармагы кадрларын совет мәктәбен узган буын тәшкил итә. Зур чыгымнар тотып алган яңа җайланмаларда эшләүче укымышлы яшьләр кирәк. Без аларга көндәшлеккә сәләтле шартлар тәкъдим итәбез. Икътисадчы, юристка караганда алар илгә дә, үзләренә дә күбрәк файда китерәчәк. Һөнәри уку йортларында укучыларга без эш кенә түгел, карьера да вәгъдә итәбез. Яхшы белем алган, уку дәверендә гамәли тәҗрибә туплаган һәм соңыннан эшкә килгән яшь белгечнең тагын да үсү, безнең заводта гына түгел, тагын да абруйлырак предприятиеләргә урнашу ихтималы зур.

Булат Зиннуров, КНИТУ-КАИ проректоры:

- Уку йортлары бүген нинди әзерлектәге абитуриентлар кабул итә? Мисал өчен, узган ел без уку йортына БДИ баллы 67,2 булганнарны сайладык. Ә аңа кадәр бу күрсәткеч 60,2 дән артмый иде. Димәк, булачак студентларның белем сыйфаты яхшыра. Тик шунысы бар, техник уку йортлары таләп иткән физика, математиканы чыгарылыш сыйныфларның 30 проценты гына сайлый.

Шуны да истән чыгармаска кирәк, предприятиеләргә бүген урта кадрлар составы кирәк. Бүгенге көндә югары уку йортлары да урта һөнәри белем бирү юнәлешен күз уңында тота. Тик әлеге юнәлеш дәүләт тарафыннан финансланмый. Ә бит эшче һөнәргә түләүле нигездә укыту дөрес түгел. Без бу мәсьәләне Мәскәү түрәләре алдында да күтәрдек. Әлегә чишелеше генә юк.

Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250