Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә эш урынында бәхетсезлек очрагы яшереп калдырылган

Әлмәт шәһәр прокуратурасы хезмәтне саклау өлкәсендәге закончалыкны үтәүләрен тикшерү барышында "Сельхозснаб Альмет" ҖЧҖдә производствода үлем белән тәмамланган бәхетсезлек очрагын яшереп калдыру очрагын ачыклаган.

Тикшерү вакытында узган елның 11 октябрендә җәмгыятьтә каравылчы булып эшләгән 1951 елгы эшченең хезмәт урынында гомуми авырудан гомере өзелүе билгеле булган. Эш бирүче бу хакта дәүләт хезмәт инспекциясенә дә, шәһәр прокуратурасына да, Социаль иминият фондының территориаль органына һәм Хезмәт кодексында каралган башка орган һәм оешмаларга да хәбәр итмәгән, бәхетсезлек очрагына тикшерү үткәрмәгән. Хәзерге вакытта закон бозудагы җитешсезлек бетерелгән, ә җәмгыять һәм аның җитәкчелеге прокуратура инициативасы белән хезмәтне саклау өлкәсендәге законны бозган өчен административ җаваплылыкка тартылды, дип хәбәр итә шәһәр прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250