Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә эш урынында бер кешенең гомере өзелгән

Эш урыннарында бәхетсезлек очраклары дәвам итә. Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, узган атнада республика буенча бер авыр имгәнү һәм ике үлем белән тәмамланган очраклар теркәлгән.

Беренче бәхетсезлек очрагы Казанда бетон заводында булган. Бетон узелында ишегалды җыештыручының үле гәүдәсе табылган.

5 августта Әлмәтнең "ТНГ-АлГИС" ҖЧҖда да кеше гомере өзелә. Әлеге предприятие хезмәткәре 42 нче скважина территориясендә геофизика эшләре уздырганда һәлак була. "Камаз" ААҖнең Яр Чаллы пресс-рама заводында эшләүче слесарь сынау стендында эшләгәндә нык имгәнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса