Әлмәт таңнары

Әлмәттә эш урыннарында иминме?

Хезмәтне саклау буенча координация советының киңәйтелгән утырышы булып узды.

Анда быелның тугыз ае нәтиҗәләре тикшерелде. Күрсәткечләр куанычлы түгел - Әлмәт предприятиеләрендә бу чорда өч кешенең гомере өзелгән. Болар - "ТатнефтьРемСервис", "Промтранс", "Пионер-2000" хезмәткәрләре. Алардан тыш эш урыннарында авыр тән җәрәхәтләре алучылар да бар. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда имгәнүчеләр кимесә дә, үлүчеләр саны шул дәрәҗәдә калган. Хезмәтне саклау өлкәсендә җитешсезлекләр һаман да күзәтелә. Әлмәт шәһәре прокурорының өлкән ярдәмчесе Зөлфия Мозаффарова билгеләп үткәнчә, тугыз айда прокуратура хезмәтне саклау өлкәсендә 140 җитешсезлек тапкан.

Утырышта Ростехнадзорның территориаль бүлеге җитәкчесе Александр Липатов, ЮХИДИдан Айрат Шәрәфетдинов, Роспотребнадзор бүлеге белгече Лилия Фәхрисламова һәм башкалар да чыгыш ясады. Юл-транспорт вакыйгаларында да кеше гомерләре өзелү очраклары аз түгел. Быелның тугыз аенда булган 220 юл-транспорт һәлакәте 28 кешенең гомерен алып киткән. Бу чорда руль артына алкоголь кулланып утырган 754 шофер ачыкланган. Шуларның сигезе предприятиеләреннән эш машинасында юлга - эшкә чыгып китүчеләр. Уйланырлык саннар.

Реклама

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: