Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә эш хаклары арткан

Быелның гыйнвар-май айларында шәһәр һәм районның эре һәм урта предприятиеләрендә эшләүчеләрнең уртача эш хакы 32 мең 105 сум тәшкил иткән.

Бу узган елның шул чорына карата 9 процентка артыграк. Татарстан Республикасы буенча бер хезмәткәргә туры килгән уртача эш хакы 27 мең 252 сум. Муниципаль районнар һәм шәһәр округлары арасында бу күрсәткеч буенча Әлмәт районы беренче урында тора. Икенче урында булган Лаеш районында уртача эш хакы 31 мең 437 сум. Казан өченче урында бара - башкалада ул 30 мең 703 сум (үсеш 11,6 процент).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса