Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә “Ел тәрбиячесе-2014” бәйгесенең зона туры узачак

Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белем бирү оешмалары мөгалимнәре арасында уздырылучы "Ел тәрбиячесе-2014" һөнәри бәйгесе дәвам итә.

Республика муниципаль районнары үзләренең 3 иң яхшы тәрбиячесен бәйгенең зона этапларында катнашырга җибәрә. Әлеге этап 11нче марттан 29нчы мартка кадәр республиканың сигез торак пунктында узачак. Зона турларын үткәрү графигы нигезендә бәйге хөкемдарлары Яр Чаллы, Зәй, Чистай, Әлмәт шәһәрләренә, Урыссу бистәсе, Балтач, Питрәч, Олы Кайбыч авылларына барачак.
Бәйгедә катнашучылар педагогик эш тәҗрибәсен презентацияләргә, балалар белән педагогик эшчәнлек оештырырга, шулай ук "XXI гасыр тәрбиячесенең миссиясе" темасына эссе әзерләргә тиешләр.

http://mon.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250