Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә “Ел иреклесе” республика конкурсының муниципаль этабы үтте

Яшьләр үзәгендә социаль ирекле эшчәнлек өлкәсендәге эшләргә йомгак ясау һәм казанышларны тану нәтиҗәләре буенча "Ел иреклесе" республика конкурсының муниципаль этабы үтте.

Конкурсның төп максаты - Әлмәт районында ирекле эшчәнлек өлкәсендә иң нәтиҗәле методикаларны һәм практикаларны ачыклау, хуплау һәм алга таба үстерү.

Конкурста катнашуга балалар һәм яшьләрнең ирекле берләшмәләре, отрядлары, оешмалары, шулай ук тәкъдим ителгән номинацияләр һәм РФ, ТР законнары нигезендә эш итүче аерым затлар чакырылган иде. Төрле номинацияләрдә дипломнарга лаек булучылар арасында студентлар, үсмерләр клубларында эшләүче педагог-оештыручылар, клубларда тәрбияләнүчеләр бар.

Жюри әгъзалары бу кыен, әмма файдалы һәм кирәкле эштә катнашучыларга рәхмәт сүзләре әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса