Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә экологик икеайлык игълан ителде

Табигать никадәр генә көйсезләнсә дә, үзенекен итә: яуган кар эреп бетеп бара, ә аның астындагы чүпләр янәдән баш калкыта. Төбәкне тәртипкә китерү, чисталык урнаштыру максатыннан районда 1 апрельдән 1 июньгә кадәр экологик икеайлык игълан ителде.

Бүген койма буйлары, агачлыклар, кеше күп йөри торган урыннар җанны әрнетерлек - пластик шешәләр, стаканнар, кәгазьләр һәм башка төрле чүпләр белән тулган алар. Моның өстенә урамнар тирәсендә урнашкан бакча, гараж яннары да аяныч хәлдә. Кайчандыр бу урыннар профнастил коймалар белән капланган иде. Бүген аларның кайберләрен урлаганнар, икенче бер урында ауганнар. Аяк астына карап йөрмәсәң, өсләре җиңелчә генә ябылган коега төшеп китүең дә ихтимал. Язны без әнә шундый торышта каршыладык. Республиканың һәм Россиянең иң төзек шәһәре, Европа дәрәҗәсендәге кала дип атап йөртелгән Әлмәтне мондый күренеш бер дә бизәми, әлбәттә. Шуңа күрә район башкарма комитетының санитар чистарту һәм төзекләндерүне оештыру буенча штабының узган атнадагы утырышында шимбә өмәләрен көтеп тормыйча, кичекмәстән чистарту эшенә керешергә дигән карарга киленде.

Эш җитәрлек. Утырышка чакырылучылар - мәгариф учреждениеләре, территориаль иҗтимагый җирле үзидарә Советлары, төрле оешма җитәкчеләре каршы сүз әйтә алмады, чөнки шушы көнне генә экология департаменты тарафыннан төшерелгән фотолар барысын да аермачык күрсәтеп тора. Мәктәп территорияләрен дә, кибет яннарын да, йорт кырыйларын да җыештырырга, фасадларның купкан урыннарын ясарга кирәк һәм башкалар. Йорт яны дигәннән, үзебез чисталык таләп итәбез, үзебез чүплибез. Балкон асларындагы территорияләргә генә күз салыйк - төпчек белән тулмаган ишегалды сирәктер шәһәрдә.

Кайбер предприятиеләр, оешма-учреждениеләр утырышта әйтелгәннәргә колак салды - 28 мартта санитар җомга оештырды. Шимбә көнне дә кулларына тырма, себерке тотканнарны күрергә була иде. Шәһәр бераз чистарды, әмма әле кул тимәгән урыннар һаман да байтак.

Штаб рәисе, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиков искәрткәнчә, калабызны төзекләндерү кагыйдәләре буенча, кибет һәм шуның ише башка объектлар, оешма-предприятиеләр биналары тирәсендәге 20 метр радиустагы араны тәртиптә тоту, җыештыру аларга йөкләтелгән.

Экологик икеайлык һәм шимбә өмәләре уздыру турында район башкарма комитетының махсус карары чыгарылды. Анда шимбә өмәләрен 12 апрельдә һәм 17 майда уздыру әйтелгән, шәһәр һәм район территорияләре, чишмә, инеш буйлары, гараж аллары, юл кырыйлары уку йортларына, предприятиеләргә, диаспораларга беркетелгән.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250