Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә әдәби бәйге игълан ителде

Әлмәт шәһәренең 65 һәм Татарстан Язучылар берлеге Әлмәт бүлегенең 55 еллыгы уңаеннан «Әлмәтем-мәхәббәтем – Любимый мой Альметьевск» төбәк әдәби бәйгесе игълан ителде.

Бу – 7-17 яшьлек әлмәтлеләр һәм шагыйрь, язучыларга татар яки рус телендәге әсәрләре белән танылу яулау өчен менә дигән мөмкинлек. Бәйге ике номинациядә үтә: «Яшел яфрак» 7-17 яшьлекләр өчен, «Үткәннәрдән киләчәккә карап» 18 яшьтән өлкәннәр өчен каралган. Бәйгедә катнашу өчен 1 марттан алып 15 сентябрьгә кадәр иҗат эшләрен драмтеатрдагы 316 нчы бүлмәгә яки bulat1998@mail.ru электрон адресына юлларга кирәк. Төп шартлар: чәчмә әсәрләрнең күләме 2 дән артмаска, шигырьләр 3 тән ким булмаска, 5 тән артмаска тиеш. Җиңүчеләрне тантаналы бүләкләү октябрь аена билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса