Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә чокырлы юлларны ремонтлыйлар

Җылы кыш һәм тотрыксыз температура режимы Әлмәт юлларының торышына тәэсир ясамый калмады.

Агымдагы елның 1 мартыннан шәһәрнең автомобиль юллары идарәсе Әлмәт юлларындагы чокырларны ямау эшләренә кереште.

Идарә мәгълүматлары буенча, март һәм апрель айларында Р. Төхфәтуллин, Интернациональная, Р. Фәхретдин, М. Җәлил, Радищев, Ленин, Гафиятуллин, Объездная, Әминов, Бигәш, Сөләйманова, Тельман, Шоссейная, Завод, Совет (Түбән Мактама бистәсе) урамнарында, Төзүчеләр, Г. Тукай, И. Зарипов проспектларында төзекләндерү эшләре башкарылачак.

Төзелеш сезоны башлану белән юлчылар капиталь ремонт эшләренә керешәчәк.

Фото:https://www.instagram.com/mupguad/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса