Әлмәт таңнары

Әлмәттә Чернобыль вакыйгасын искә алдылар [+фото]

Бүген, 26 апрель, Халыкара радиация һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне уңаеннан әлмәтлеләр митингка җыелды.

Халкыбыз татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайның тууына 100 елны билгеләп үткән көнне илебездә зур фаҗига була - Чернобыль атом электр станциясенең IV блогында шартлау яңгырый. 2003 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы 26 апрельне Халыкара радиация һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне дип игълан итте. Шушы вакыттан башлап әлмәтлеләр һәр елны митингка җыела. Быел да 26 апрельдә Хәтер мәйданына килде алар.

Авария нәтиҗәләрен бетерү өчен ул чактагы СССР Министрлар Советы карары белән дәүләт комиссиясе төзелә. Илнең төрле почмагыннан эшче көчләр чакырыла башлый. Һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә 240 меңнән артык кеше катнаша. Алар арасында безнең якташларыбыз да була. Әлмәт шәһәре һәм районыннан Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүгә 172 кеше чакырыла. Кызганычка каршы, аларның 49 ы инде бүген арабыздан мәңгегә киткән. Хәзерге вакытта калабызда атом электр станциясендәге авариянең нәрсә икәнлеген, аның китергән зыянын үз күзләре белән күргән 140 кеше. гомер кичерә.

Митингта чыгыш ясап, районы башлыгы Мәҗит Салихов авыр минутларда Ватан чакыруы буенча Чернобыльгә ярдәмгә барып, үз сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, кешелекне радиоактив чумадан саклап калулары өчен якташларыбызга рәхмәтен җиткерде.

- Әгәр кешеләр мондый батырлык, патриотизм үрнәкләре күрсәтмәгән булса, һәлакәт нәтиҗәләре тагын да зуррак булыр иде, - дип ассызыклады район башлыгы. - Федераль бюджеттан тыш муниципалитет та ел саен социаль яклау чараларын карый. Быел бу максатларга район бюджетыннан 250 мең сум акча бүленде. Бу юнәлештәге эшне алда да дәвам итәчәкбез.

Мәҗит Салихов шулай ук "чернобыльче"ләргә кирәк чакта ярдәм кулы сузганнары өчен предприятие-оешма җитәкчеләренә җылы сүзләрен юллады.

Татарстан Республикасы "Союз Чернобыль" иҗтимагый оешмасы бүлеге җитәкчесе Роберт Никитин, чынлап та, муниципалитет, башкарма комитет, социаль яклау идарәсе, предприятиеләр тарафыннан аңлаешлы караш тоюларын искәртеп, рухи һәм матди ярдәм күрсәткән һәркемгә рәхмәт әйтте һәм киләчәктә дә аларның булышлыгына өмет тотуларын белдерде.

Чернобыль үзеннән 20 меңгә якын тол калдыра. Аларның сафы елдан-ел ишәя бара. Шәһәрдәшебез Лена Волкова - шуларның берсе. "Хәтер тутыкмады, һәлак булганнарга мәңгелек дан! Бүген безнең белән һава торышы да елый", - диде ул яңгыр астында узган митингта. Арабызда булмаганнар бер минут тынлык белән искә алынды.

Чара Хәтер мәйданында "чернобыльче"ләр хөрмәтенә куелган стелага чәчәкләр кую белән тәмамланды. Чернобыль китергән кайгы-хәсрәт күңелләрдән җуелмаган шул - чәчәк салганда толларның һәм аларның балаларының гына түгел, ир-атларның да тәгәрәгән күз яшьләре шул хакта сөйли.

Сәгыйть Баһаветдинов: мине һәлакәт булу белән үк хәрби комиссариатка чакыртып алдылар. Запастагы прапорщик идем. Анда взводка җитәкчелек иттем. Башта белмәгән эшкә тотыну бик авыр булды. Безгә теләсә нәрсәгә тотынмаска, куелган билгеләрне генә карап йөрергә кирәклеген кисәттелә. Атом станциясе бинасыннан, андагы җиһазлардан радиоактив матдәләрне бетерү белән шөгыльләндек. Мин монда 4 ай булдым. Чернобыль вакыйгалары бүген сәламәтлектә чагыла. Мондый һәлакәтләр башка кабатлана күрмәсен!

Илдар Сираев: Чернобыльгә 1989 елда җибәрделәр. Миңа 32 яшь, гаиләм дә бар иде. Анда ай ярым булырга туры килде. Без станциядә, авылларда эшләдек, трактор белән чокырлар казып коймаларны һәм башка нәрсәләр күмдек. Чернобыль буш торак пунктлары белән күз алдында тора. Авылларда бер кеше дә юк иде.

Валентина Ветлугина: ирем Александрны 1987 елда Чернобыльгә җибәрделәр. Анда ул 4 ай булды. Ике бала белән калган идем. Шул хәтле кайгырганым әле дә хәтердә. Хәзер ирем бертуктаусыз авырый, дарулар белән генә яши. Радиация тап-таза ирләрне дә әнә нәрсә эшләтә. Һәркөнне мондый хәлләр башка булмасын дип телим.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: