Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Чернобыль АЭСындагы һәлакәтне бетерүдә катнашучыларны социаль яклау буенча колачлы эш алып барыла

Әлмәт шәһәреннән һәм районнан Чернобыль һәлакәтен бетерү өчен 172 кеше чакырылган.


Хәзер районда Чернобыль АЭСындагы һәлакәтне бетерүдә катнашкан 137 кеше яши. Шулардан 26 кеше АЭС авариясе нәтиҗәсендә инвалид, 22 кеше гомуми авырулар сәбәпле инвалид, аварияне бетерүдә катнашкан кешеләрнең 28 тол хатыны яши.

Бүген Әлмәт районында Чернобыль һәлакәтен бетерүдә катнашучыларны социаль яклау буенча зур эш алып барыла. Ел саен ЧАЭС һәлакәтен бетерүдә катнашкан эшли торган кешеләргә матди яки башка төрле ярдәм күрсәтү турында предприятие һәм оешма җитәкчеләренә ӘМР башлыгы Мәҗит Салиховның мөрәҗәгате җибәрелә.

Федераль программаны үтәү йөзеннән 2007 елдан башлап торак алу өчен 22 дәүләт торак сертификаты бирелде. Бүгенге көндә чиратта 8 кеше тора.

Ел саен ЧАЭС һәлатен бетерүдә катнашкан инвалидларга һәм үлгәннәренең тол хатыннарына матди ярдәм күрсәтелә. Азык-төлек алу өчен, сәламәтлеккә килгән зыянны каплау өчен ай саен компенсация бирелә, 21 календарь көнлек өстәмә ял алу өчен компенсация түләнә. 2013 елда шушы максатларга район бюджетыннан 248 мең сум акча бүленде. Сәламәтлек саклау учреждениеләрендә "чернобыльчеләрне" һәм аларның балаларын диспансерлаштыру үткәрелә. 2004 елдан бирле теш дәвалауда проблема юк.

Моннан тыш һәр елны декабрь аенда савыктыруга компенсация түләнә. 2013 елда һәлакәтне бетерүдә катнашкан 129 кешегә 114 631 сум акча түләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса