Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә чәчтарашханәләр норматив документтан башка ачыла алмый

ТР Роспотребнадзор идарәсендә чәчтарашханәләргә бәйле вәзгыятьне шәрехләделәр.

«Аларның эшчәнлеге Татарстан Министрлар Кабинетының тиешле карарыннан соң гына яңадан торгызылырга мөмкин. Гамәлдәге үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозып,  учреждениеләрне вакытыннан алда ачарга кирәкми", - дип билгеләп үттеләр ведомствода.


Чәчтарашханәләр тиешле норматив документ барлыкка килгәннән соң гына эшчәнлеген яңарта ала.


Бу хакта Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов та белдерде: "Мин чәчтарашханәләр ачу  мәсьәләсе буенча халыктан күп мөрәҗәгатьләр алам. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, чынлап та, Роспотребнадзорга һәм Хөкүмәткә мөмкин булган барлык вариантларын карарга һәм тәкъдимнәр кертергә кушты. Хәзерге вакытта чәчтарашханәләр эшен яңарту турында бернинди документлар да кабул ителмәгән. Алар якын арада барлыкка килергә мөмкин. Аларны бөтенләй кабул итмәү варианты да бар. Әгәр мондый документ булдырылып, ул республика дәрәҗәсендә имзаланса, Әлмәт чәчтарашханәләре эшкә кайта алачак. Әмма әлегә аларга эшләргә ярамый".


Чәчтараш хуҗалары идарәсендә хезмәттәшләрен Хөкүмәт рөхсәтенә һәм Роспотребнадзор киңәшләренә кадәр эшкә чыкмаска чакырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса